«Рубин» өчен уйнарга дип Казанга Мартинс килде.

Җомга көнне Казанга «Рубин» командасының яңа уенчысы — нигерияле һөҗүмче Обафеми Мартинс килде. 25 яшьлек форвард алдагы өч ел дәвамында Казан футбол клубы төсләрен яклаячак. Россия чемпионаты хакына Мартинс немец бундеслигасы, төгәлрәге «Вольфсбург» клубы белән хушлашкан.

Мартинс «Рубин» командасы өчен күп «голлар» кертергә вәгъдә итә. Җанатарлар яңа уенчы «Зенит» командасына киткән Александр Бухаровны алыштыра алыр дип чын күңелдән ышаналар. Клуб җитәкчелеге дә шул ук фикердә, шулай булмыйча, ул «Рубинга» 8000 000 долларга 🙂 төшкән бит!