КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Мармеладтан ясалган дизайн
Нинди генә кызык һәм гадәттән тыш дизайн фикерләрен очыратмассың! Без, әлбәттә, бик күп төрле әйберләрне күргәе идек, ләкин ашарга яраклы люстра — барлык чикләрдән чыга!
Әйе-әйе, ашарга яраклы!
Минем йортымда шундый люстра булса, яртысын бик тиз ашап бетерерләр иде 🙂

Рәссам Kevin Сhampeny 3000 мармелад аюлардан гадәттән тыш матур люстраны җыйган.
Бу люстра — бәйрәм яисә яп-якты бүлмәләрне бизәр өчен уйлап чыгарылган иде, ә танылган GummyBears символлары астында әйберләрне чыгара торган Jellio оешмасы шул люстраларны серияле сатуга чыгарган.


