Макияж могҗизалары

Барлык кызлар да макияж ясарга ярата. Алар үзләрен матуррак була дип саный. Һәм алар хаклы, макияж ярдәме белән барлык кимчелекләрне яшереп була. Ләкин егетләргә бу ошамыйдыр, күз алдыгызга китерегез, анарга матур кыз ошаган, ә бу кыз битен буямаса инде бөтенләй икенче кеше!

Ничек тә булмаса, макияж хатыннар арасына иң кирәк нәрсә булып кала. Ә аны яхшы эшли торган кешеләр бик кирәк кеше була. Менә, мәсәлән, Коллет Кормье — канада визажисты — косметика ярдәме белән барлык кимчелекләрне яшерә, ә матур якларны тагын да матурайта ала.