Яңа мәкаләләр
Мәзәкләр! Бүлек №1
1. Татарстан Рәссәй парламентына “Чакырылмаган кунак татардан начаррак” мәкаленә зарлану белән мөрәҗагать итте. Парламент зарлануны карап, “Чакырылмаган кунак татардан яхшырак” дияргә кушты.
2. Пасха көнендә авыл буйлап поп бара. Аның каршына моңсу татар егете килә.
-Хәй, татар малае, Христос воскрес! – ди поп.
-Әй дә маладис! – җавап бирә татар.
3. Океанда корабль бата. Ике татар егете генә исән кала. Ике күрше утрауда яши башлыйлар, кайчак сойләшәләр. Бер заман тагын бер корабль бата, һәм егетләрнең берсенең утрауна хатын кыз ләгә. Берничә көннән соң ул күршесенә бәхете турында әйтергә була:
-Дустым, кил монда, минем син хыялланган нәрсә бар!
Тегесе ишетугә суга чумып, күрше утрауга йөзә, һәм кычкыра:
-Өчпочмакларыыым!
4. Ике татар егете үлеп, Алла каршына ләгә. Яшәешләре, хатыннары турында сөйлиләр. Берсе әйтә:
-Минем хатыным татар кызы иде.
Аны җәннәткә җибәрәләр, гомере буе хатынынннан күп түзгән бит.
Икенчесе сөйли:
-Мин ике хатыным белән тордым, икесе дә татар кызлары иде.
Аны тәмукъка җибәрәләр.
-Нәрсә өчен???-дип соравына,
-Ул сиңа җәннәт булып күренер, — ди Алла.
5. Нәрсә белән татарлар инглиз егетләреннән аерыла? Инглизләр саубуллашмыйча китә, ә татарлар саубуллаша да китми.
6. Татар теле дәресендә укытучы Вовочканы Чапаев үлеме турында татарча сөйләргә сорый. Вовочка:
-Пулеметлар: “Трататататтатат!”, Чапаев: “Уләм!” .
7. Татар туганда еврей җылый.
8. Ничек тататрча “Ленин жил, Ленин жив, Ленин будет жить» була? — «Ленин кыш, Ленин пыш, Ленин токтамыш»
9. Татар егетен разведкага немецлар арасына җибәрделәр. Ул алар формасында юлдан бара, аңа каршы шундый ук формада бер солдат.Ялгышып, “Хайль, Гитлер!” урынына “Нихаль?” – ди. Шундук “Әйбәткенә!” җавабын ала.
10. Татар егете эшкә урнаша. Беренче оешмада
-Сездә татарлар эшлиме?,-дип сорый.
Журналга карап
-Эшли,-диләр
-Сезгә эшләргә кермим.
Икенче фирмада:
-Сездә татарлар эшлиме?
-Эшли.
-Сезгә дә эшләргә кермим.
Тагын бер оешмада:
-Сездә татарлар эшлиме?
Эшләүчеләр язмасында карап
-Юк, эшләми,- диләр.
-Бик яхшы, мине үзегезгә алыгыз, — ди татар егете.
Шул оешмага урнаша, йореп тора, куллары кесәдә, сызгырып йөри.
Кемдер сорый:
-Ник син бернидә эшләмисең?
-Миңа “Монда татарлар эшләми” диделәр, — дип җавап бирә.

