Logitech су кертми торган клавиатураны тәкъдим итә

Logitech оешмасына шундый су кертми торган клавиатураны ясар өчен 30 елд кирәк булды. Аның исеме Washable Keyboard («Юыла торган клавиатура») үзе өчен үзе әйтә — аны су астында җиңел итеп юарга була.

Ләкин ул бары тик су тамчыларыннан сакланган гына түгел, аны су астына 30 сантиметрга салып була, һәм ул барыбер яхшы гына эшләр.

Шулай ук бу клавиатура бик тиз кибә. Компьютерга ул USB аркылы тоташтырыла, һәм, әлбәттә, аны юэшләтергә тәкъдим ителми. Бу клавиатура сатуга ай ахырына кадәр чыгарга тиеш, һәм аның бәясе 40 доллар тирәсендә.