Ленар Сайфиев

Ленар Сайфиев

Артист турында:
Ленар Сайфиев 1986нчы елның 23 октябрендә Татарстан Республикасының Тукай районында, Биклән авылында туа. Музыкаль гаиләдә үсә – дәү әние бик матур җырлаган, әти-әниләре дә иҗатны яратканнар: әнисе җырлаган, әтисе баянда һәм гитарада уйнаган.

1995нче елда, Ленарга 9 яшь булган чакта әтисе улә. 13 яшьлек абыйсы Илнар әтисе урынына кала.

2006нчы елда Ленар “Йолдызлар фабрикасында” катнаша, инде билгеле җырчы булган абыйсы – Илнар Сайфиев белән “Татар җыры-2006” фестивалендә җырлый. Шуннан соң анарга “Барс-медиа” контракт төзәргә тәкъдим итә.

2007 елда Ленар «Оныт дисең» җырына үзенең беренче клибын төшерә.

2008нче елда Ленар Әлмәт техникумын уңышлы бетереп экономист дипломын ала. Аның планнарыда Казан Дәүләт финас-экономик институны керү.

Ленар сүзләре буенча, аның яраткан җырчылары – чит ил эстрадасы җырчысы Энрике Иглессиасһәм татар эстрада җырчысы Илдар Ахметов.

Ленар Сайфиев спорт белән шөгылләнә, алкогол эчемлекләрне эчми. Ашамлыклар арасында бәрәңгедән әзерләнгән ашамлыкларны ярата.

Клиплар: