Ленар Сәйфиев

Кешедә нинди дә булса өлкәгә сәләт тумыштан ук була диләр, ул ата-бабаларыбыздан буыннан буынга күчә-күчә сакланып бара, ләкин бик азлар гына шул сәләтне күрә алып, үстерә ала. Киләсе язмам әле күптән түгел генә татар сәхнәсендә күренә башлаган һәм шул кыска гына вакыт эчендә тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгергән җырчы Ленар Сайфиев турында булыр.

Ленар Сәйфиев 1986 елның 23 октябрендә Татарстан Республикасы Тукай районы Биклән авылында дөньяга килә. Ленарның дәү әнисе дә, әнисе дә матур җырлый, әтисе — баянда һәм гитарада яхшы уйный торган була. 1995 елда Ленарга 9 яшь булганда, Ленарның әтисе вафат була, гаилә башлыгы урынына шушы вакытта Ленарның абыйсы 13 яшьлек Илнар Сәйфиев кала.

Тугыз классны тәмамлауга Ленар Яр Чаллының 82 номерлы елга лицеена укырга керә.
2006 елда радиодан “Йолдызлар фабрикасы” бәйгесе үткәрелүе турында белгәч, үзенең көчен сынап карарга була. Үзенең уңышлары ярдәмендә шул ук елны Ленарга абыйсы белән сәхнәдә “Татар җыры – 2006” Халыкара эстрада җыры бәйгесендә “Талбишек” җырын башкару бәхете елмая. Әлеге вакыйга Ленарның тормышын әйләндереп җибәрә һәм аңа “Барс-Медиа” компаниясе белән контракт төзергә тәкъдим ясыйлар.

Моннан соң Ленар Сәйфиев татар дискотекаларында чыгыш ясый башлый. Анда башкарган беренче җыры “Соңга калма” була, киләсе җыры – “Еракта” дип исемләнгән.
2007 елда Ленарның “Оныт дисең” җырына төшерелгән беренче клибы дөнья күрә. Клип Италия шәһәре Риминида төшерелә.

Ленар Сәйфиев әле сәхнәдә озак булмавына карамастан, күпләрнең яраткан җырчысына әверелде. Җырларының сүзе, тавышының үзенчәлеге белән тамашачыларын җәлеп итә ул. Ә бу исә үз чиратында зур уңышның юл башы.