Lego-дан ясалган принтер

Принтерлар төрле булганын без, әлбәттә, беләбез, ләкин  Lego конструкторыннан ясалган принтер турында беренче тапкыр ишетәбез.

Бу гадәттән тыш әйберне 14-яшьлек малай Леон Овервил ясаган.  «Lego Mindstorms NXT» исемле җайланыш яза торган каләм белән идарә итә торган өч привод белән җиһазланган.

Шул принтер нинди дә булса рәсемне бастыра алсын өчен, Леон Овервил баштан Paint.NET программасы ярдәме белән график файлларны текст файларга әйләндерә, ә аннары соң аларны  RobotC средасына җибәрә. RobotC шул принтер белән идәрә итә.

Ике привод каләмнең X һәм Y кучәрләре буенча хәрәкәте өчен җавап бирә, тагын берсе шул каләмне күтәрә һәм төшерә. Принтерда шулай ук ике тактиль күрсәткече бар, ут сенсорлары һәм төс күрсәткече.