Кызның дусты — кыргый мөгезборын

Йорт хайваннары төрле була, әлбәттә, ләкин мондыйны сез күз алдыгызга да китермәгәнсездер — 12 яшьлек Елизавета Тищенко Кениядә кыргый мөгезборын белән дуслашкан, һәм анарга Макс дигән исем биргән.

Шундый мөгезборын бик зур һәм көчле кешене дә сыта алуына карамастан, кечкенә кыз анардан курыкмый, һәм мөгезборынны үзенең йорт хайваны дип атый. Шулай ук Елизавета үзенең дустын бик еш кочакларга ярата.

Лиза һәм Макс кызның әтисе кечкенә мөгезборынны табуыннан соң шулкадәр дуслашканнар. Макс кызның кулларында үскән дип әйтеп була.