Кытайда ике миллионнан артык iPhone 5 телефоннары сатылган

Соңгы җомгада Кытайда официаль iPhone 5 телефоны сатулары башланган иде. Беренче үк ял көннәре эчендә кытайлар 2 миллионнан артык телефонны сатып алганнар.
Чагыштыру өчен, шулкадәр үк iPhone 4S 2012 елның өченче кварталы эчендә сатылган иде.

Тим Кук сүзләре буенча, Кытай Apple оешмасы өчен бик мөһим сату урыны, һәм сатылган телефоннар саны — рекорд. Аның сүзләре буенча, Apple оешмасының 16% табышын нәкъ Кытай китерә.

Белгәнегезчә, безнең илебездә дә соңгы ялларда iPhone 5 сатыла башлаган, ләкин аны әлегә бары тик 8 мең кеше генә сатып алган.