Кысынкы почмаклы йорт

Япония Eastern Design Office оешмасының  архитекторлары иң җайсыз җир кисәгендә гаҗәеп нәрсәне төзеп була дип уйлыйлар. Һәм алар үз фикерләрен мисал белән исбатлыйлар да. Алар төзегән йорт яссы булып күренә, һәм тыштан бары тик матурлык өчен төзелгән дип күренә, ләкин бу шулай түгел.

On the Corner — бу Юкаичи япон шәһәрендәге торак дүрт-катлы комплекс. Бинаның биеклеге 13 метр, яклары 23 һәм 26 метрлык. Һәр катта өчәр бүлмә, 4че катта бер генә. Һәр номер залдан (13 кв.м), ике йокы бүлмәсеннән (13 һәм 9 кв.м), бәдрәфтән, ванадан һәм күхнәдән тора.