КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Дөньядагы иң кыйбат йорт
Швейцариядән килгән яңалык шаккатыра. Бу таулы кечкенә илдә 7,5 миллиард евро бәялек йорт төзелгән. аны ясаганда 200 кг алтын, платина һәм башка бәяле метал кулланылган. Бу йорт өстендә таныклы британ дизайнер Стюарт Хьюз эшләгән.
Йорт эчендә супер-эксклюзив бар бар, аның дизайненда метеорит ташы һәм Раптор (җирдә 65 миллион ел элек яшәген динозавр) сөякләре кулланылган.
Шулай ул идәннәр Тиранозавр сөякләреннән ясалган. Йортта 8 бүлмә, шәрәп подвалы һәм 4 машиналык гараж. Җирнең йөззурлыгы 2442 м2, яшәү йөззурлыгы 725 м2, терасса 388 м2, подвал 245 м2.



