КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Кыйбат автомобиль
Машина үзеннән-үзе инде яхшы. Чит ил машинасы тагын да яхшырак. Әлбәттә, машина мркалары да төрле була, кайсысы шәбрәк, кайлары начаррак. Ә менә Индиядә күргәзмәгә куелган машина тулысынча кыйбат металлардан һәм ташлардан ясалган.
Машина «доноры» — иң арзан машиналарның берсе — TATA Nano.
Машинаны бизәр өчен 80 килограмм алтын, 15 килограмм көмеш һәм йөзләп кыйбат ташлар кирәк булды.
Кызганычка каршы, машина сатылмый — бу ювелир бизәкләрне сата торган оешманың реклама кампаниясе.




