Күздәге видеокамера

Режиссёр һәм продюсер Роб Спенс (Rob Spence) уң күзенә кечкенә камераны урнааштырган. Бу көннәрдә камера кабыызылган һәм тикшерелгән. Яңа киборг шул камераны фильмнар төшерүендә кулланырга тели.

Торонто яшәүчесе иҗатны яратудан үзенә зарар китермәгән. Мәгълуматләр буенча, тугыз яшендә Роб мылтык белән уйнап уң күзенә зарар китергән.
Озак вакыт буена ул күзен каплап йөреткән, ә алты ел элек хирурглар аның эшләмәгән күзен гади протезга алыштырганнар.

Шул ук вакытта Спенска бер фикер килде. Ул гади протезны кеп-кечкенә видеокамерага алыштырырга булды. Проект Eyeborg Project исемен алды. («айборг»,  — инглиз телендәге «күз» һәм «киборг» сүзләренең комбинациясе).

Спенс үзе яңа күзе белән күрә алмый, чөнки шул камера мийгә сигналлар бирми. Ләкин барлык төшерелгән нәрсәләр шундук компьютерга тапшырыла.