КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Куркыта торган күхнә
Соңгы вакытта дизайнерлар үзләренең ясалмалары белән безне гаҗәпли дә гаҗәпли.
Менә, мәсәлән, күхнә гарнитуры белән. Нәрсә гаҗәеп монда була ала дип сорасагыз, җавап бирәбез — тән өлешләре кыяфәтендә ясалган гарнитур.
Дөресен генә әйткәндә, бу чынлап та куркыныч күренеш.
Минемчә, аш бүлмәсендә матур һәм күзгә ямьле әйберләр булырга тиеш, ә монда шаккатырлык натураль тән кисәкләре.
Шунарга карап, бердә ашыйсы килми, бары тик бу урыннан ераграк китәсе килә.




