Куллар ярдәме белән ясала торган шрифт

Нью-Йорк дизайнеры Tien-Min Liao «Handmade Type» дип атала торган эксперименталь проектны тәкъдим иткән. Дизайнер кулларына буяуны сала, һәм бармакларны төрлечә урнаштырганда, төрле хәрефләр килеп чыга.

Иң кызыгы — зур хәрефләр кечкенәләргә, ә язма хәрефләр басма хәрефләргә әйләнә ала. Барлыгы «кул типографиясендә» 26 төрле хәреф бар.