КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Кул һәм йөрәк тәкъдимен дөрес ясагыз
Яраткан хатын-кызыгызны кияүгә чакырырга теләсәгез, баштан яхшылап кына уйлагыз — сезнең тәкъдимегез көтелмәгән генә түгел, оригиналь, гадәттән тыш булырга тиеш. Барлык кызлар шуның турында бала чакларыннан ук хыяллана, һәм оригиналь рәвештә ясалган тәкъдимне кире кагырга бик тә авыр!
Менә сезгә бик яхшы мисал. Кытай дизайнеры Ксяо Фан узенең мәхәббәтенә бик кызык итеп тәкъдимне ясаган – ул аның өчен 9.999 гөлчәчәктән искиткеч матур күлмәкне теккән! Ничек инде шундый тәкъдимгә «Юк» дип әйтергә? 🙂


