Крокодилга да маникюр кирәк

Баштан ук әйтеп калабыз, бу фотошоп түгел. Бу чып чын крокодил, һәм анарга чынлап та маникюр ясыйлар! Ә менә нәрсәгә анарга маникюр — бу аерым сорау.

Дөесен генә әйткәндә, бу крокодилга түгел, салонга кирәк. Бу фотолар релама өчен ясалган. Реклама өчен нәрсәне генә эшләмиләр шул.  Down Under салоны эшкәрләре шул мескен хайванны алып анарга спа-процедуралар ясаганнар: тән пилингы, маникюр-педикюр, массаж. Белмим инде, шундый реклама белән алар нәрсә әйтергә телиләр: бәлки алар «Барлык килә торган хатыннар — крокодиллар» дияргә телиләрдер?