Яңа мәкаләләр
Татарча котлаулар! Бүлек #1.
Изге теләк – күңел кояш.
Һәркемгә мәгълүм: тормыш бәйрәмсез, бәйрәм котлаусыз булмый. Туй уйналса да, бала туса да, юбилей тантаналары җитсә дә, һәркем котлаулар өчен матур-ма-тур сүзләр, изге теләкләр эзли башлый. Чөнки теләкләрдән күңел йомшара, җаннар тынычлана, бер-беребезгә карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек арта, дөнья нурлана төшә.
һәркем бу котлауларның күңеленә хуш килгәнен сайлап алып, бәлки, үзе дә сүзләр өстәп, файдаланыр дип уйлыйбыз.
Сүз җан җылысы булса, яхшы теләк күңел кояшы ул.
Туган көн белән котлаулар
Мәхәббәт җимешем минем!
«Кояшта тудың микән, айларда булдың микән»,
Әллә йолдызларның матурлыгын
үзеңә җыйдың микән?
Туган көнең белән котлап,
күңелеңә август аеның кайнарлыгын,
өлгереп җиткән игеннәр муллыгын,
җаныңа сусауны баса алмас саф мәхәббәт телим.
Мәхәббәт хисеңнең очы да, кырые да булмасын,
ул татлы тойгыдан мөлдерәмә тулып торсын.
Бәхет кояшың мәңгегә балкысын.
Нурлары җаныңда сүнмәсен, сүрелмәсен, түгелмәсен.
* * *
Бердәнберем!
Йөрәгемнән ташып чыккан хисләр,
таң җилләре аша, 17 яшең тулган көндә сиңа
котлау булып барып ирешсен!
Әгәр дә син ай нурлары булып кичтән килсәң,
кояш булып иртән көлсәң,
яшьлегеңнең таңнарында ташкын булып агармын,
бәгыреңә тамчы-тамчы булып тамармын.
Кояшларга менеп китсәң,
мәхәббәтле күзләреңне күрер өчен,
кояштан да табармын.
Яшьлегең күмелсен гөлләргә.
Изге ниятләрем, изге теләкләрем белән, бу мин әле —
дустың … .
* * *
… туташ!
Җир җиләге пешкән, сыгылып җиргә төшкән,
гаҗәеп матур,
сихри вакытта тугансың.
Туган көнең дә, чәчәк атарга бөреләнгән
янар чәчәк кебек, мәхәббәтеңә нур өстәсен.
Акылың камил, йөзең кояш,
йөрәгең мәңге яшьлек бишегендә тирбәлсен.
Яшь каеннар зифалыгы телим сиңа,
тәннәрең сау булсын, ягымлы көлүең,
гашыйк иттереп, күңелдә яңгырап торсын.
Тел белән йөрәк берләшсә,
мәхәббәт сүзе туа. Ул татлы кичереш Сине дә читләтеп үтмәсен.
Хыялларың тормышка ашып,
күңел күгеңдәге бәхет йолдызың,
җаныңны җылытып,
йөрәгеңне нык тотып, җемелдәп торсын.
* * *
… кадерлем!
Җан тирбәлешең яктылыкка,
илаһи кояш нурына омтылып,
дөньяга пәйда булган көнең белән
тәбриклим сине.
Сиңа бер генә теләк — саулык,
саулык,
саулык.
Ә саулык ул — озын гомер, шатлык, бәхет вә
мәхәббәт нурының тамчысы.
Күңелең күгендә көн дә кояш,
көн дә яз булып, җаныңда чәчәкләр атсын.
Хыялыңдагы изге теләкләрен тормышка ашсын.
* * *
Кадерле … !
Сине Ай янында Зөһрә йолдыз сыман балкып торган 18 яшең белән котлыйм!
Кызарып баеган кояшның балкуы, йолдызларның сихри җемелдәве матур, әмма кеше гомеренең яшьлек таңына ни җитә! Мин сиңа тормыш юлында көч түкмичә җиңел бирелә торган бәхет теләмим. Юлың катлаулы да, сикәлтәле дә булсын, алай яшәве мәгънәлерәк, рәхәтрәк. Син, шуңардан тәм, ләззәт табып, алга омтыл. Мәхәббәтең су өстендәге ак төнбоектай чәчкә атсын, бәхетеңнең якты бизәкләре күңелеңә энҗе-мәрҗән булып ятсын, сөяргә-сөелергә Ходай насыйп итсен, хыялларың тормышка ашсын!
* * *
Хөрмәтле … !
Туган көндә хатын-кыздан яшен сорамыйлар,
шулкадәрле яшьтер моңа, диеп карамыйлар,
бәлки тәлгәш-тәлгәш теләк телиләр.
Бүгенге бәйрәмеңдә син гөл-чәчәксең,
ап-ак төнбоектай тирә-юньгә нур чәчәсең.
Киләчәктә мәхәббәтең ташып торсын,
йолдызлы аяз күгеңдә бәхеткәең
ак болытларга ашып торсын.
Яшәү ялкының һич тә сүнмәсен,
мәхәббәтең,
хис-тойгыларың сүрелмәсен,
җан-бәгырьдән түгелмәсен.
Юлларыңа гөлләр сибелсен!
* * *
Кадерле … !
Бүген сиңа 18 яшь. Балигъ булып, тормышның ыгы-зыгылы, аклы-каралы, шатлыклы һәм бер үк вакытта мәшәкатьле дә юлына чыгып бастың. Аның һәр мизгеле җаваплы да, рәхәт тә, авыр да, күңелле дә.
Шушы шатлыклы, куанычлы көнеңдә сиңа язның дәртле сулышын, җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телим!
Сөйкемле … туташ! Сиңа карап дулкынланган Күгәрченнәр гөр килә. Берсе елый, берсе җырлый: «18 яшь бер килә… Канатлары каурыйланган -Туган оя тар булыр. Тиздән очар бу чибәркәй,
Кемгә насыйп яр булыр?». Күгәрченнәр Сине күреп Хисләнәләр-гүлиләр. Сиңа бәхет, яхшы кияү, Озын гомер телиләр! Без дә кушылабыз!!
* * *
.. җаным, бәгърем!
Язгы бөреләр тулып яфрак ярган, кояш җылысы җиһанны юаткан, күңелдә дәртне уяткан мизгелдә дөньяга килгәнсең.
Күңелләр моң-наз белән тулган бер мәл бит ул — яз. Йөрәктәге сүнмәс ялкын җырларга күчкән мизгел. Язгы таң җилләре, иртәнге сандугач җыры, яшь бөреләр булып мәхәббәт килгән чор. Язмыш сиңа бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетең мул, саф, самими булсын, гел елмаеп яшә!
Шомырт чәчәкләренең тәнне яктырткан,
җанны җылыткан чагы,
күңелеңә көч-куәт,
яшьлегеңә дәрт өстәсен.
Сөю һәм сөелү хисләре читләтеп узмасын,
бәхетең тузмасын.
Гомер юлларың гөлләргә,
чәчәкләргә күмелсен.
Олы тормыш юлыңда
шатлыклар читләтеп узмасын.
Дэвамы бар….
