Татарча котлаулар! Бүлек #3.

Һәркемгә мәгълүм: тормыш бәйрәмсез, бәйрәм котлаусыз булмый. Туй уйналса да, бала туса да, юбилей тантаналары җитсә дә, һәркем котлаулар өчен матур-ма-тур сүзләр, изге теләкләр эзли башлый. Чөнки теләкләрдән күңел йомшара, җаннар тынычлана, бер-беребезгә карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек арта, дөнья нурлана төшә.

һәркем бу котлауларның күңеленә хуш килгәнен сайлап алып, бәлки, үзе дә сүзләр өстәп, файдаланыр дип уйлыйбыз.

Сүз җан җылысы булса, яхшы теләк күңел кояшы ул.

Ир-атны 50 яше белән котлау

… ! Син, тормыш баскычлары аша күтәрелеп, 50 яшеңне тутырдың.

Син, далаларның мәгърур лачыны сыман, күп нәрсәләрне алдан күрә белдең, алдан сиземләп, абый буларак, беренче

ярдәмгә килдең, гаделсезлекләрдән яклап, безне  үз канатың астына алдың. Рәхмәт сиңа.

«Ир кеше — иген басуы, хатын — иген тулы келәт», — диләр. «Иген»не кадерләп саклаучы «келәт»ең белән бергә, ба-лаларыгызның тәүфыйклылыгына, оныкларыгызның бәхетенә куанып, соң сулышларыгызга кадәр кулга-кул тотынышып, тигезлектә, тынычлыкта озын гомер кичерергә насыйп итсен.

50 яшең килеп ишек каккач,

Мендем димә яшьнең түренә,

Күңелеңдә калсын яз чуагы,

Гомер үтә  диеп сүрелмә.

Котлы булсын синең туган көнең,

Шатлык белән үтсен һәр көнең,

Корычныкы булсын тазалыгың,

Кояшныкы булсын гомерең.

* * *

Хөрмәтле … әфәнде!

Гомер — тауга  менеп төшү.                       Болытларга атылырга

Тау түбәсе —  кыядыр.                                 Канатың көчле чагы.

Кыя тик кыю  кошларга —                            Бәйрәмең торсын җим булып-

Бөркетләргә оядыр…                                   Бер алтын бөртек булып

50 яшьтә —  Син кыяда:                               Ходай бирсен: озак еллар

Күзеңнең очлы чагы,                                    Яшәргә Бөркет булып!!!

*  * *

Сабыр да син, гади, кешелекле,

Кылган  эшең — бары изгелек.

Шатлыкларда үтсен синең көннәр

Бәхетләрең булсын гомерлек.

Юлларыңда киртә очраса да,

Тирән упкыннарга юлыкма.

Һәрчак сиңа ярдәмгә килерлек

Хезмәттәшләрең барын онытма.


Хатын-кызны 50 яше белән котлау

… ! Сине 50 еллык юбилеең белән тәбриклибез!

Ярты гасыр  күп тә сыман, юк та сыман. Синең гомердә дә авыр көннәр аз булмады. Сынмадың, сыгылмадың, югалмадың. Менә дигән Ана булдың.

Карлыгачтан көнне, сандугачтан тәнне сорамыйча эшләгәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз.

Инде лаеклы ялга китәсез. Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә дога кылып, амин, дисен.

Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда.

Аккан сулар кебек еллар үтә,

Һич туктатып булмый вакытны.

Һәр ел саен туган көннәр уза

Якынайтып безгә картлыкны.

60 яшьлек гомер гомермени

Яшә әйдә тагын алтмышны!


Хатын-кызны 60 яше тулу уңаеннан котлау

Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз!

60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.

Киләчәктә балаларың вә оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.


60 яшең  белән котлап,

Зур бәхетләр сиңа телибез.

Үзең кешелекле булган өчен,

Олылыйбыз бүген сине без.

* * *

Хөрмәтле … !

Әле күптән түгел генә түгәрәк өстәл артында 55 яшеңне билгеләгән идек. Гомерләр үтә тора, кызганычка каршы, еллар шатлыклар гына түгел, гомерлек югалтуларын да калдырып китә. Синең иңнәреңдә — сынауларның иң авыры. Шулай да тормыш гел югалтулардан гына тормас әле, киләчәк көннәрең өметле булсын, бәхетле картлык, хәерле гомерләр көтсен сине.

Гомерләрең  булсын бәхетле,

Бәхетләрең  булсын гомерле.

Җирдә булган бөтен изгелекне

Бирсен  Ходай сиңа бу көнне!


65 яшь тулу уңаеннан котлау

Алтмыш биш яшь — яшьмени ул,

Йөзе дә аның чик түгел!

Күпме генә яшәсәң дә,

Яшәүдән туймый күңел!

…, синең юлларыңа,

Бәхетләр яуса иде!

Безнең өчен һәрчак шулай

Яшь булып калсаң иде!


70 яшь тулу уңаеннан котлау

Җитмеш бит  ул — җитмеш кенә,

Туксан түгел, йөз дә түгел.

Картайсыннар  әйдә еллар,

Картаймасын бары күңел.

Шатлыкларың ешрак булсын,

Кайгыларың урап үтсен.

Еллар санын  сизмәс өчен —

Оныкларың гөрләп үссеннәр.