КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Кофеда йөри торган автомобиль рекорд куйган
Кулланылган кофе ашлыкларында эшли торган автомобиль күптән түгел генә 105км/ч тизлегенә җитеп үзенең классында тизлек буенча рекорд куйган.
Бу рекорд, әлбәттә, аның хуҗасын бик тә шатландырган.
42-яшьлек Британия яшәүчесе Мартин Бэйкон 1989-нчы елгы «Ford» пикапына үзенчәлекле агрегат урнаштырган.
Шул агрегат эчендә сыккан кофе куелыгы агач күмере белән яндырылган мичтә яна, һәм углерод оксидына һәм водородка таркала. Аннары газ суытыла һәм көч таләп итә торган урнаштыруга бирәле, шулай машинаны кузгата да.




