Кофе бизәү иҗаты

Нью-йоркта яши торган гадәттән тыш рәссам кофеда рәсемнәр ясый: буяулар өчен сөт күбеге, чук урынына — бамбук таякчык.

Бариста Майк Брич кофе һәм сөт күбегендәге портретлар белән төрле экспериментларны әле кечкенә отельда эшләгән чакта башлаган.  Үзенчәлекле«эспрессионист» үзендә гадәттән тыш сәләтне һәм матурлыкка тартылуны табып, һәр көнне килүчеләр өчен рәсемнәр ясап торган.

«Мин Вилли Вонка кебек булырга, һәм кофе — гади эчемлектән аерылганын исбатларга телим. Бәлки, бер көнне мин кофе ясау заводы хуҗасы булырмын, һәм минем капучино шарлавыгы һәм чашкалы агачлар булачак» ди Майк Брич.