КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Кызык чәй чынаяклары
-Сезгә тагын чәй салыргамы?
-Әйе, ярты чашканы гына.
Бу чынаяклар нәкъ ярты чашка чәй эчәргә яраткан кешеләр өчен, минемчә! Яки кешеләр бу чашкадан да яртысын гына эчәрме? 🙂
Гомумән, оригиналь һәм кызык әйберләр көндәлек яшәешебездә күбәя бара. Шул әйберләрне уйлап чыгара торган кешеләр бер яктан яшәешебезне җиңеләйтергә һәм матурайтырга тели, ә икенче яктан акча эшләргә тели. Һәм бу ике максатны кушканда, шундый чашкалар кебек кызык әйберләр дөнья күрә.




