Китап басу машинкасын рәсем ясау машинасына әйләндергәннәр

Америка рәссамы Тайри Калахан (Tyree Callahan) иске китап баса торган машинадан рәсем ясый торган машинаны ясаган.
Үз ясалышын Тайри Каллахан  «Chromatic Typewriter» (Хроматик басма машина) дип атаган.

Бу машинканың һәр клавишасы һәреф өчен түгел, ә нинди дә булса төс өчен җавап бирә.
Шуңа күрә рәсем ясый белә торган кешеләр бу машина ярдәме белән җиңел рәсемнәрне ясый ала.