КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Кишер — җиләк-җимеш
1991нче еладан кишер Европада җиләк-җимеш дип санала. ЕСта аны беркем дә яшелчә дип атый алмый. «Ничек инде җиләк-җимеш, яшелчә түгелмени ул?» дип сорарсыз сез. Болай гына яшелчәне җиләк-җимеш итеп атамыйлар бит инде.

Дөресендә, монарга бер сәбәп бар. Португалиядә кишердән варенье ясап, чит илләргә саталар. Ә европа стандартлары буенча вареньены бары тик җиләк-җимешләрдән генә ясап була!

