Кешеләрдән ясалган портретлар

Америка рәссамы Крейг Алан искиткеч креатив һәм үзенчәлекле портретларны ясый. Алар барысы да мәйданда тора торган кешеләрдән ясалган. Беренче карашта портретлар берничә йөз кешедән тора дип уйларга мөмкин, ләкин алар бик күп түгел, алар бары тик дөрес тәртиптә урнаштырылган.

Крейг Аланга 40 яшь, ул Америкада яши һәм иҗат итә. Монда аның күргәзмәләре дә уза. Алан Крейг — киң иҗади карашлы рәссам, һәм ул төрле юлларда иҗат итә — абстракт импрессионизмнан график реализмга кадәр. Аның иң танылган эшләре — танылган шәхесләр портретлары. Алар арасында Мерилин Монро, Одри Хэпберн, Джон Кеннеди.