Кеше-шахмат

Америкада яши торган Мэтт Гонны кеше-шахмат дип атыйлар. Ни өчен шундый исем биргәннәр соң анарга? Эш менә нидә — аның тәне 98% татуировкалар белән капланган, шул санда күзләре дә — Гон күз алмасына теләгән караларны үзе керткән. Иң мөхиме — Мэттның башы шакмаклардан тора — нәкъ шахмат тактасы шикелле.

Тирә-ягындагы кешеләр аны саташкан кеше дип саныйлар, ләкин кеше-шахмат узен саташкан дип санамый. Егерме елдан элек ул тәненә татуировкалар ясый башлаган, ләкин моңа сәбәп булган — татуировкалар деффеклы тирен каплаганнар. Хәзер Гон тулысынча бәхетле.