КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Кесәдә йөртә торган ташбака
Кытайда кечкенә хайваннар брелок сыман сатыла. Бу шаккатырлык нәрсә, ләкин бу чынбарлык: сез капланган савытта йөзә торган кечкенә ташбаканы яки берничә балыкны сатып ала аласыз. Буялган суда йөзә торган хайваннар — оригиналь брелок.

Сатучылар сүзләре буенча, суда мөһим элементлар бар, һәм алар ярдәме белән кеп-кечкенә ташбака берничә ай яши ала. Чынлап та шулай булса да, кислород булмавы аларны барыбер үтерә. Шундый сату Кытайда легаль рәвештә уза.
