КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Ә сез көзгедә кемне күрерсез?
Хәзер без яшь һәм матур, ә ничек ун елдан соң булыр икән? Ә егерме елдан соң? Ә илле ел узгач, кемнәрне без көзгедә күрербез? Минемчә, бу сорау кешеләрнең күбесенә башына да килмәгәндер. Унҗидедә, егермедә, утызда картлык турында улап булмый, анарга кадәр әле бик ерак дип тоела.
Ә менә техасс фотографы Том Хасси бу сорау белән бирешкән шул. Ләкин ул уйлап кына утырмаган, ул җавабын да тапкан ахрысы. үзегез карагыз, аның фотосүрәтләре идеясы — узган гомерегезне күрсәтергә.






