Кәҗә-серфингист

Гоати исемле кәҗә— серфинг тактасында күренгән беренче хайван түгел. Ләкин нәкъ бу кәҗә кешеләр һәм сми игътибарын яулаган.
Ике яшьлек кәҗә — Дана Макгрегорның йорт хайваны — Калифорниянең Гровер-бич йолдызы булган.

Кәҗәнең хуҗасы үзенең хайваны белән соклана: «Минем фикеремчә, бу бик кызык һәм күңелле. Мин аның белән бөтен җирдә йөрим, минем дусларым миңа шалтыратып, минем кәҗәм танылган диләр. Ул үзе әле моның турында белми, һәм бу бик яхшы».

Дан Макгрегор кәҗәне бакчасында үскән чүп үләннәрен ашасын өчен сатып алган, ләкин аннары соң аны яраткан һәм йорт хайваны буларак тота башлаган.
Берзаман ул кәҗәсен үзе белән йөзәргә алган, һәм анарда серфингист сәләтен ачкан. 🙂