Яңа мәкаләләр
Казанлылыр яңа мэтро станциясенә исем сайларга булыша.
МУП «Метроэлектротранс» оешмасының рәсми сайтында гәдәти булмаган онлайн-тавыш бирү старт алды. Анда катнашып, һәркем Казан мэтросының яңа станциясенә исем сайлауда үз фикерен белдерә ала.

Сүз агымдагы елның декабрь аенда сафка басачак «Кәҗә бистәсе»(«Козья слобода») станциясе турында бара. Тәкъдим ителгән атамалар арасында, инде әйтелгән «Кәҗә бистәсе» («Козья слобода») исеменнән тыш: «Энергоуниверситет», «Заречье», «Яшьләр Үзәге» («Молодежный центр»), «Ак Барс», «Тандем», «Универсиада», “Нәшрият” («Издательство») һәм башкалар бар. Әлегә тавыш бирүдә «Энергоуниверситет» һәм «Кәҗә бистәсе» («Козья слобода») исемнәре алда бара.
МУП «Казметрострой» директоры Марат Рахимов сүзләренә караганда, яңа тукталышның официаль исемен мэтро станциясе ачылганчы сайларга кирәк. «Атаманың берничә кулай варианты бар инде – мәсьәлән «Энергоуниверситет», «Заречье», «Ак Барс» һәм башкалар. Станциянең официаль атамасы станция ачылыр алдыннан билгеле булачак.
