Кәгазьдән ясалган 3D-чыпчыклар

Голландия рәссамы Джоан Шефт кәгазьдән гаҗәеп чыпчыкларны ясый. Шефт үз эшләрен гап-гади кәгазьдән ясый, ә аннары соң карандашлар һәм буяулар белән аларны чыпчыкларга охшаш итеп буи.
Алар искиткеч реалистик булып чыга, һәм чып-чын чыпчык белән кәгазьдән ясаганнарны бутарга бик җиңел. Бердән-бер аермалары — алар оча белми 🙂

Джоан Шефт компьютер дизайнын да куллана, ләкин бары тик нигезләнер өчен. Эшең күбесе куллар белән ясала.
Чыпчыклар алар өстендә рәсем ясаганга шундый реалистик булып чга.
Рәссам фикеренчә, гади рәсемдә кошларның барлык детальләрен ясап булмый, ә 3D-модельләр нәкъ шул мөмкинлекне бирә.