Кадерле хатын-кызлар, бәйрәм белән!

Беләсегез килсә, бу бәйрәм хатыннар хаклары өчен көрәш нәтиҗәсендә килеп чыккан. 1857 елның 8 мартында Нью-Йоркта фабрикаларда эшләгән хатын-кызлар манифестка чыга. Алар эш көнен кыскартуны теләгәннәр.

1910 елда Халыгара хатын-кызлар конференциясендә Клара Цеткин Халыгара хатын-кызлар көнен 8 мартта бәйрәм итәргә тәкъдим итә.
Рәссәйдә бу бәйрәм беренче тапкыр 1913 елда Петербургта бәйрәм ителә.


Советлар хакимияте эшли башлагач ук Халыгара хатын-кызлар көне 8 март дәүләт бәйрәме булып саналды.  1965 елдан бу көн — ял көне булды. Һәм бүгенге көннәргә кадәр зур үзгәрешләр юк.

Кадерле хатын-кызлар! «Күрше» сайты сезне 8 март белән тәбрик итә, һәм сезгә исәнлек, матурлык һәм бәхет тели!