Йөзә торган йорт

Designs Northwest Architects бюросы бик кызык проектны тормышка ашырган. Lake Union күлендә йөзә торган йорт төзегән. Бу искиткеч матур йорт хуҗалары Америка Кушма штатларында, Сиэтл шәһәрендә торалар.

Һичшиксез, бу йорт кешеләрнең күбесе өчен — хыял йорты. Безнең өчендә, әйе. Бу бит искиткеч матур һәм уңайлы йорт. Шунардан артык, ул суда урнашкан, димәк калган йортларга караганда оригиналь да!