Йөзә торган ваза

Матур чәчәкләрне матур вазаларда сакларга кирәк. Ә зур шәп ваза булмаса ни эшләргә? Әлбәттә, йөзә торган вазаны табарга!
Ничек инде йөзә торган?, -дип сорарсыз сез.
Бик җиңел, аска таба карагыз да, күбрәк белегез.

Япониядәге дизайнерлар студиясе «Oodesign» тамашачыларга йөзә торган вазаны (Floating Vase) тәкъдим итте.
Бу үзенчәлекле ваза су өстендә калкавыч сыман тора.
Шулай ук ул үтә күренмәле пластиктан ясалган, шуңа күрә су өстендә күренми дә.