Йөрәк формасында ясалган торт

Яраткан кешегезгә 14 февральгә, 23 февральгә, яки 8 мартка гына бүләкләр ясарга теләсәгез дә, үзегезнең мәхәббәтегезне болай гына шатландырырга теләсәгез дә бу торт — бик шәп вариант, чөнки ул йөрәк формасында ясалган. Чып-чын йөрәк формасында!

Бу тортны ясау фикере — Лили Ваниллиныкы. Изге Вәле көненә ул кешенең йөрәге кыяфәтен алган торт ясаган. Чын йөрәккә бик охшаган, ләкин ул бары тик кара карлыган ярдәме белән шундый төсне ала 🙂