Йомыркаларны галстуклар белән буярга була

Озакламый Пасха җитә. Татарларга бу бәйрәм кагылмаса да, сезнең дусларыгыз яки ерак туганнарыгыз шул бәйрәмне уздырса, сез аларга шундый кызык буялган йомырканы бүләк итә аласыз! Яки бу буяу юлы турында сөйли аласыз 🙂

Дөресен генә әйткәндә, барысы да бик җиңел. Төрле төсле ефәк галстукларны алып, аларга йомыркаларны төрәбез, һәм җепләр белән ныгытабыз. Аннары соң 15 минут буена йомыркаларны кайнатабыз. Галстукларыгыз да юылыр, йомыркалар да буялыр. Саакашвили күп еллар буена шулай эшли 🙂