Йомырка белән эксперимент

Ә сез, йомырканы серкә (уксус) эченә ике көнгә тыксагыз, аның кабыгы эрегәне, ә йомырка сыгылмалы булганы турында беләсезме? 🙂

Серкә йогынтысы астында кальцийдан торган кабык эри башлый, һәм һава куыгына әйләнә. Нәтиҗәдә желе сыман булган бик кызык йомырка кала. Пешергән йомырка өстендә эксперимент куйсагыз, ул резин туп шикелле булачак.

Гади серкәне (9%) стаканга салып, эченә йомырканы төшерик. Шундук һава куыклары чыга башлый.

12-15 сәгатьтән соң нәрсә килеп чыкканын карыйбыз. Серкәдән чыгарып йомырканы су астында юабыз.

Йомырка бераз зурайган.

Йомырка өстендәге кальций юкка чыккан, бары тик кабык һәм йомырка арасында булган пленка калган.

Игътибар! Бу йомырканы ашарга ярамый!