Йокы турында кызык мәгълумәт


1. Йоклаган чакта без параличланган сыман

Безнең тәнебез йокы вакытында параличлана. Күбесенчә, бу тәнебез төштә күргәнне кабатламас өчен.

2. Тышкы ярсыткычлар төшләргә тәэсир итә
Эчәсегез килсә — сезнең төшегезгә су керә, ашарга теләсәгез — ашамлыклар. Барлык борчыган әйберләр төшләргә әйләнә ала.

3. Барысы да төрле-төсле төшләрне күрә алмый
Күрә торган кешеләрнең 12% бары тик аклы-какралы төшләрне генә күрә. Кайбер төшләрне барысы да күрә: укудагы яки эштәге хәл, качу, югарыдан егылып төшү, кеше үлеме, очу.

4. Төшләребезнең  90% без онытабыз.
Уянудан 5 минут үткәч, без төшләребезнең яртысын онытабыз, ә 10 минуттан соң  аларның 10% да искә төшерә алмыйбыз. Кемдер юри мендәрләре янына блокнот белән каләмне күя.

5. Сукыр кешеләр төшләрне «күрә»

Туудан соң сукырайган кешеләр төшләрне гади кеше кебек күрә ала, ә сукыр булып туган кешеләрнең төшләрендә тавышлар һәм исләр була.

6. Гырылдаган чакта кеше төшләрне күрми
7. Кечкенә балалар 3 яшьләренә җиткәнче үзләрен төштә күрмиләр.

8. Сезне тиз йокы стадиясендә уятсалар, сез төшегезне бик яхшы истә калдырырсыз.