КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Йоклый торган сәясәтчеләр
Мин гел сәясәт бөтенләй кызыксыз нәрсә дип уйлаган идем. Бүген мин моны исбатлый да алам. Астагы фотоларга карап, һичшиксез, сәясәт — бу кызыксыз, анардан йокыга тарта дип әйтеп була. Ни өчен? Чөнки бу фотоларда гади кешеләр түгел, аларда — сәясәтчеләр!
Әйе-әйе, могаен алар эшләре йоклатадыр, яки алар төннә йокламыйча, эшләренә йокларга киләләр, яисә алар эшләп шундый тиз арыйлар, һәм шундук йоклап алырга да уйлыйлар. Ә сез ничек уйлыйсыз, сәясәт ул кызыкмы? 🙂






