КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Искиткеч зур карусель
Швециядә Стокгольмда урнашкан «Gröna Lund» исемле Күңел ачу паркында озакламый яңа аттракцион ачылачак. 2013 елның 27 апрелендә монда искиткеч зур карусель эшли башлар. Аның исеме «Eclipse» («Тотылу»). Проект авторлары сүзләре буенча, бу карусель иң кыю һәм курыкмый торган кешеләргә бик тә ошар.
«Бу чынлап та уникаль гаилә атрракционы. Анарга керер өчен иң кечкенә буй 1,2 м була ала, ләкин күңел ачу зурлыгы бик тә югары», — «Gröna Lund»та әйтәләр. «Eclipse»та икешәр тоташтырылган урыннар 8 метрлык чылбырларда эленә. Аттракционның бер эшләве 2 минут, шул вакытта кешеләр куркырга да, Стокгольмга да карарга өлгерерләр.



