Искитәрлек фейерверк

Салютларны җибәрү соңгы вакытта модага керә. Кешеләр туган көннәрендә, туйларында, беренче сентябрьгә яки мәктәпне бетерүгә багышлап фейерверкны җибәрә. Чынлап та, ник чибәрмәскә, бу бит бик матур һәм гаҗәеп күренеш. Бигрәк тә зур масштабларда. Мәсәлән ил, яки шәһәр бәйрәмнәренә багышланган салютлар.

Шундый бәйрәмнәрдә дәүләт экономия турында бердә уйламый, һәм матур күренеш өчен бик күп акча әрәм итә. Шуңа шәп мисал — Кувейт. 10 ноябрьдә аның конституциясене алтын юбилее узды. Шуңа багышлап оештырылган искитәрлек фейерверк үзенең зурлыгы очен Гинесс рекордлары китабына эләккән.