КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Иске машиналардан скульптуралар
Безнең инде төрле нәрсәләрдән ясалган скульптуралар турында мәкалә булган иде. Без бу теманы дәвам итәбез. Нәрсә эшләргә соң, сәләтле һәм креатив кешеләр бик күп, һәм аларга гел кызык фикерләр килә.
Бу юлы без финн дизайнеры Miina Äkkijyrkkä турында язарга телибез. Ул иске ташланган машиналардан сыерлар скульптураларын ясый. Бу чынлап та бик кызык күренеш, кызык кына түгел, матур да. Иске ватылган машина-металлолом урынына мап-матур скульптура.





