КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Индиядә пашмина кәҗәсенең клонын ясадылар
ANSA яңалыклар агентлыгы сүзләре буенча, Индиядә беренче тапкыр пашмина (кашемир) кәҗәсенең клонын ясаганнар.
Бу хәл узган атнада, Аластанг шәһәре Шер-и-Кашмир университетының сарыкчылык үзәгендә булды. Нури исемле кәҗә — уңышлы клон.

Университет гыйлимнәре пашмина кәҗәсен уңышлы итеп клонлаганнар.
Бу кәҗә төре үзенең нәзек йоны (кашемир) өчен бик югары бәяләнә.
Белгәнебезчә, кәҗә ике елгы экспериментлар нәтиҗәсендә туган.



