КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Иң зур чәчәк Швейцариядә чәчәк аткан
Швейцариядә, Базел шәһәренең ботаник бакчасында иң зур чәчәк — 2,27 метрлык Титан Арум чәчәк аткан.
Аның таҗ яфраклары кызыл, ә чәкәне сап-сары.
Бу чәчәктән бозылган ит исе килә, ләкин анарга карар өчен барыбер бик күп кеше килә.
Аның исе өчен бу чәчәкне «мәет чәчәге» дип атаганнар.
Бу начар ис чебеннәрне үзенә тартырга тиеш.
Титан Арум 20-40 елга бер тапкыр ачыла, һәм бары тик 2 көн чәчәк ата.



