КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Иң куркыныч ванна бүлмәсе
Нәрсә ванна бүлмәсендә куркыныч була икән? Әлбәттә, тәртип булмаса, бик куркыныч, ләкин сүз шундый хәл турында түгел 🙂
Бу ванна бүлмәсенә керергә дә куркынычтыр, анда басып торырга да кыюлык кирәк, безнеңчә. Ләкин, шундый хисләрне ярата торган кешеләр өчен — бу бик шәп ванна.

Эш менә нидә. Бу ванна Мексиканың бер пентхаусында урнаша. 15-катлы бина 1970 елларда төзелгән, һәм монда ике лифт булырга тиеш иде. Ләкин бер лифт куелмаган иде, ә аның шахтасы урынында ванна урнаша.
Дизайнер Эрнандес Сильва шул ванна бүлмәсендә пыяла идән урнаштырган, һәм хәзер анда бөтен 15 кат аркылы уза торган шахта күренә. Менә шундый куркыныч ванна.



