Иң «колаклы» хайван

Озын колаклый тушканчик — иң «колаклы» хайван.

Бу кечкенә хайванның тәне 9 см, һәм ул дөньядагы иң озын колаклар хуҗасы, әлбәттә, тән буенына караганда. Колаклары озынлыгы 5 сантиметрга җитә,ә бу тәненнән 50% күбрәк. Чагыштыру өчен, африкан филнең колагы тәненә караганда 25% ка да җитми.

Тушканчик сикерә-сикерә кузгала, ашамлыгы — чебеннәр. Аның сикерүләре артыннан күзәтергә бик кызык, ул кеп-кечкенә кенгуруга ошаган.