Иң кечкенә һәм җиңел телефон

Япония оешмасы «Willcom» яңа Phone Strap 2 WX06A кесә телефонын тәкъдим итте. «Willcom оешмасы сүзләре буенча, бу дөньядагы иң кечкенә һәм иң җиңел кесә телефоны.
Аның габаритлары — 32×70×10,7 мм, экран зурлыгы бары тик 1 дюйм, ә авырлыгы 32 г (бу iPhone 5 телефоныннан 4 тапкырга җиңелрәк).

Кызганычка каршы, Phone Strap 2 телефонында камералар юк, ләкин аппаратта ИК-порт бар. Шундый кечкенә телефонга зур батареяны урнаштырып булмаган, ә буланы 2 сәгатьлек сөйләшүләргә һәм 300 сәгать көтеп тору режимына җитә.
Элекеге заманнарны ярата торган кешеләргә оскә чыга торган антенна да ошар.