Яңа мәкаләләр
Иң гадәттән тыш рәссамнар
Рәссамнар — иҗади кешеләр, һәм, әлбәттә, барлык иҗади кешеләр арасында бигрәк тә үзенчәлекле кешеләр очыраша. Сез инде безнең элекеге мәкаләләребездән рәсемне нәрсә белән генә һәм кая гына ясап булмаганын беләсездер. Һәм менә бу рәссамнар — шуңа бик шәп мисал!
1. Косып рәсем ясап була. Милли Браун бик кыйбар һәм популяр «рәсемнәр» ясаучысы. Ләкин ул аларны гади юл белән барып эшләми. Ул төрле төсләргә буялган сөтне эчеп, кәгазьгә коса! Иң кызыгы — аның рәсемнәрен бик яхшы сатып алалар.


2. Кытай кызы Хонг Ю яраткан баскетболистын баскетбол тубы белән ясаган!

3. Рәссам Ани Кей үзенең рәсемнәрен теле белән ясый. Ләкин аның бик еш башы авырта, һәм сәламатлыгы бозыла.

4. «Пистолет белән портрет» исемле картинасын ясар өчен Крис Трумен бик үзенчәлекле әйберне сайлаган. Ул үз рәсемен…үлгән кормыскалар белән ясаган!


