Ильназ Сафиуллин

Илназ Сафиуллин

Артист турында:
Ильназ Сафиуллин (Илназ Сафиуллин) 1986нчы елның 24 июнендә Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендә туа. Мәктәптә әдәбият, математика, музыканы яраткан.

2002нче елда Ильназ “Сәләт”кә ләгә. “Сәләт” – сәләтле балаларга юл бирү өчен төрле чарарар оештыра торган фонд. Анда, гадәттәгечә, иң сәләтле һәм акыллы балалар җыела.

Нәкъ шунда Ильназ үзенең беренче җырын яза. Ильназ фикеренчә, шул вакыттан аның иҗади эшчәнлеге башланды. “Сәләт”тә Ильназ аранжировщик Риф Ахметов белән таныша. Аның белән Илназ “Мин яратам сине” җырына аранжировка эшли, һәм Айгөл Сагынбаева белән беренче җырын яздыра.

“Татар җыры-2005” фестивалендә Ильназ Сафиуллин “Мин яратам сине” җырын башкара, соңыннан “Барс-медиа” белән контракт төзи. Шул ук 2005нче елда Казан Дәүләт Мәдәният һәм Сәнгат Универсетында Венера Ганиева классында вокалистка укый башлый.

Ильназ Сафиуллинның ике альбомы – “Мин яратам сине” һәм “Юксыну” – дөнья күрде.

Бүгенге көндә Ильназ Таныклы җырчы һәм композитор, татар яшьләре мәхәббәте.

«Клиплар:»
Юксыну

Юллар

Шагыйрь